- Uluslararası Türk Lehçe Araştırmaları Dergisi (TÜRKLAD)
- Volume:2 Issue:1
- РОБЕРТ МИННУЛЛИН ИҖАТЫ: БАЛАЛАР ӨЧЕН ТӘРҖЕМӘЛӘРДӘ ИҖАДИ ИҖАТ КУӘСЕНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ...
РОБЕРТ МИННУЛЛИН ИҖАТЫ: БАЛАЛАР ӨЧЕН ТӘРҖЕМӘЛӘРДӘ ИҖАДИ ИҖАТ КУӘСЕНЕҢ ЧАГЫЛЫШЫ
Authors : Liailia MİNGAZOVA
Pages : 163-173
Doi:10.30563/turklad.427902
View : 11 | Download : 9
Publication Date : 2018-06-20
Article Type : Research Paper
Abstract :Хезмәтнең тикшеренү обекты булып, ТР халык шагыйре, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе Роберт Миңнуллинның тәрҗемәләре тора. Рус, каракалпак, төрекмән, мари, чуаш, грузин, әрмән, казакъ, удмурт, литва кебек милләт шагыйрьләренең әсәрләре аның тәрҗемәсендә татар укучысына да якын. Мәгълүм ки, гасырлар дәвамында милли идеаллар, әхлакь принцилары аша милли әдәбиятлар формалаша. Төрле тарихи этапларда, географик шартлар белән дә бәйле, миллилек, гореф-гадәтләр, традицияләр кебек төшенчәләр ярдәмендә балалар күңеленә тәэсир итәрдәй нигезле психологик алымнар, чаралар туа һәм алар яшь буында милли үзаң формалашуда нигез булып тора. Р. Миңнуллинның уңышлы тәрҗемәләре аша балачак иле, сабыйларның дөньяны танып белүе, төрле милләт балаларының уйлары һәм теләкләре бердәй дәрәҗәдә охшаш һәм тәңгәл икәнлеге отышлы ачыла. Ягъни, Р. Миңнуллин тәрҗемә эшчәнлегендә телнең бөтен эчке мөмкинлекләреннән дә файдаланып эш итә.Keywords : Татар Балалар Әдәбияты Тарихы, Милли Әдәбиятләр, Роберт Миңнуллин, Тәрҗемәләр, Төрки халыклар поэзиясе